Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда татар ашларының данын саклаучылар бар әле

Ел да үзебезнең район кафеларында милли ашлар көне уздыру матур традициягә әйләнде.

Менә агымдагы елда да Урыссу бистәсендәге шәхси эшмәкәр Сәрия Ибраһимованың Мега кафесында һәм район кулланучылар җәмгыятенең Ютазы авылындагы кафесында милли ашлар көнен уздырдылар.

Чараның максаты - милли ашларны халык арасында популярлаштыру һәм үзебезнең милли традицияләребезне саклап калып, буыннан-буынга күчерү. Ике кафе да чарага җитди әзерләнгәннәр иде. Кафелар берсен-берсе уздыра-уздыра үзләре әзерләгән ризыкларга презентацияләр тәкъдим итте. Алар: токмач ашы, какланган каз, бәлеш, гөбәдия, вак бәлеш, кыстыбый, чәкчәк, баллы катлам, бәрәңге һәм кәбестә пирожкилары, пәрәмәчләр. Килгән кунаклар татар мохитенә эләгеп, милли ашлар турында шигырьләр тыңлый, җырлар ишетә алдылар, татар ашлары тарихы белән таныштылар. Район кулланучылар берлеге җитәкчесе Радик Гайнетдинов кунакларны сәламләп, шуны да өстәде:

- Татар халык ашларын пешермәгән төбәк бар микән? Һәм

безнең бурыч - үзебез белгәнне балаларыбызга өйрәтеп калдыру.

Милли ашларны авыз итеп караган кунаклар, жюри әгъзалары әйтеп үткәнчә, җаныңны биреп әзерләгән ризык кына тәмле булып пешә. Әбиләребез дә бит борыннан ук аш әзерләгәндә матур җырларын искә төшергәннәр. Ризык белән сөйләшкәннәр. Шулай иткәндә генә ризык уңа дигәннәр алар.

Ютазы авылы хаҗие Камил хәзрәт Йосыпов киләчәктә тагын да күбрәк авылдашларны чакырып, тәмле ризыклар белән сыйлап, бу күркәм традицияне дәвам итәргә язсын, диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев