Районда Татарстан Мирасчылары берлеге яңа әгъзалар белән тулыланды
Урыссуның 3 санлы мәктәбендә Татарстан Мирасчылары берлегенә яңа әгъзалар кабул иткәннәр.
Пионер дружиналары бетерелүенә шактый вакыт узса да, аларның эшен Татарстан мирасчылары дәвам итә. Алар шулай ук җәмәгать томышында актив катнашалар, изге эшләр башкаралар, дип билгеләп үткән мәктәпнең педагог-оештыручысы Әлфия Ханнанова. Тантанада башка мәктәпләрдән килгән педагог-оештыручылар һәм пионер хәрәкәте ветераны Валентина Новикова да катнашты. Кунаклар күкрәкләренә значоклар беркетелгән балаларга уңышлар теләде, дип хәбәр иттеләр балалар иҗаты үзәгеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев