Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда үткән атнада гаиләләрдә күп җәнҗаллар чыккан

Райондагы криминаль шартлар беркадәр яхшырганнан соң, тагын кирегә киткән - районда яшәүчеләрнең законны атлап чыгарга базмаучанлыклары озакка бармаган - бары бер атнага гына сузылган (12 августтан 18 августка кадәр оператив хәл).

Югарыда күрсәтелгән атнада кешеләр арасында мөнәсәбәтләр тагын кискенләшкән. Җиде көн эчендә гражданнар арасында низаглар уңаенннан унөч хәбәр кергән. Күпчелек очракта җәнҗаллар гаиләдә чыккан. Урыссулы П.ны әтисе өйдән куган, Ютазы авылында яшәүче Р.ның кызмача туганы гауга чыгарган. Ә Алабакүлдән В.ның абыйсы әнисе белән мөнәсәбәтләр ачыкларга керешкән. Ә иң авыр очрак, мөгаен, полициягә пенсиясен тартып алучы кызына һәм оныгына тәэсир итүне үтенеп мөрәҗәгать иткән җитмеш өч яшьлек урыссулы Ф. очрагы булгандыр. Шулай ук төнге вакытта тынычлыкны бозучы күршеләреннән зарланып шылтыратучылар да теркәлгән.
Ел саен урып-җыю чорында полициягә авыл хуҗалыгы продукциясен урлау турында кергән хәбәрләр арта. Агымдагы ел да чыгарма булмаган. Бары бу атнада гына да Акъюл авылында яшәүче Ш. дан 25 килограмм яшел масса һәм урыссулы М.нан 10 килограмм бодай чәлдергәннәр. Ә полицейскийларның үзләренә "Уңыш-2013" операциясе барышында урланган ашлык белән бәйрәкәтамаклы Р.ны тоткарларга мөмкин булган. Бу атнада чит автомобиль үзләштерергә маташучы бәндәләр дә тоткарланган - "Жигули" машинасын урлап китәргә маташканда, ике яшь егет - Т. Һәм Ч. тоткарланган.
Криминаль шартлар начараю белән бергә, район юлларында вәзгыять тә кискенләшкән. Атна эчендә транспорт йөртүчеләр дүрт юл-транспорт вакыйгасына эләккән, бу узган атна белән чагыштырганда, бер авариягә артык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев