Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда түләмәгә каршы чаралар план нигезендә алып барыла

Түләмә - йорт терлекләре һәм кешеләр өчен гомуми кискен йогышлы авыру.

Бу чирне гади туклыклы мохиттә яхшы үсә торган эре таякчык барлыкка китерә. Тышкы мохиттә таякчык споралар тудыра. Әлеге споралар бик озак вакыт яшәү сәләтлелекләрен җуймыйлар. Түләмә микробы споралары югары температурага да, дезинфекцияләүче матдәләргә дә чыдам.

Безнең илдә зур күләмле ветеринар һәм санитар чаралар күрүгә карамастан, түләмә юк-юк та "башын" калкытып ала. Быел бу куркыныч чир республиканың Кукмара районында ачыкланган. Шәхси сектордагы бер хуҗа Киров өлкәсеннән яшь ярымлык мөгезле эре терлек сатып алып кайткан. Бу хакта мал табибына хәбәр итмәгән, табигый ки терлек тикшерелмәгән.

Безнең районда түләмәгә каршы чаралар план нигезендә алып барыла. Агымдагы елның беренче ярты еллыгында иҗтимагый сектордагы 8921 баш мөгезле эре терлек, 410 баш ат, шәхси ихатадагы 1537 баш мөгезле эре терлек, 43 баш ат, 833 баш сарыкка вакцина ясалган. Кисәтү-дәвалау чаралары тулы күләмдә алып барылса да, чит төбәкләрдән мал-туар алып кайтуга бик җаваплы карарга кирәк һәм беренче чиратта бу хакта ветеринария белгечләре хәбәрдар булырга тиеш, дип тагын бер кат кисәтә җирле докторлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев