Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда торак милекчеләре ширкәтләре вәкилләре халык белән очрашты

Узган атнада "Восток" һәм "Удача" торак милекчеләре ширкәтләре вәкилләре халык белән очрашты.

Җитәкчеләр Рамил Канзафаров һәм Наталья Ратникова узган елга нәтиҗәләр чыгардылар һәм агымдагы елга билгеләнгән эшләре эшләр белән таныштырдылар. Шуны әйтеп үтәргә кирәк, ширкәтләрдә торак-коммуналь уңайлыкларга түләмәүчеләргә аңлатма эшләре алып барыла. Бу эш аеруча "Удача" ширкәтендә көйгә салынган. Шуның нәтиҗәсендә, республика буенча Ютазы районы түләүләр җыюда алдынгы урыннарның берсен алып килә. Халыктанкергән сораулар да аз түгел иде. Капиталь ремонттан соң төгәлләнеп бетмәгән эшләр, йортларга кирәк булган төзекләндерү чаралары кебек мөһим эшләр белән беррәттән, яшәүчеләрне беренче карашка вак мәсьәлә кебек тоелган ишек алларында кер эләргә баулар булмавы, келәм кагырга җайланмалар юклыгы да борчый. Әмма тормыш булгач бөтенесе дә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев