Районда "Трактор-Прицеп" операциясе бара
Хәзерге вакытта Ютазы районында, бөтен республикадагыча, ЮХИДИ линиясе буенча ике профилактик операция үткәрелә.
9 июньнән 30 июньгә кадәр, Дәүләт техник күзәтчелеге белән берлектә, тракторларны, үзйөрешле юл-төзелеш машиналарын һәм аларга тагылмаларны йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын ачыклау буенча "Трактор-Тагылма" операциясе оештырылган. Ә 1 июньдә башланган "Автобус" операциясе 20 июньдә тәмамланырга тиеш. Аның максаты - транспортта кешеләрне йөртү куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм пассажирлар йөртү буенча эксплуатациядә булган транспорт чараларының техник торышын контрольдә тоту.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев