Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Узган июль аенда районда матди зыян күрелгән 22 авария теркәлде, биш юл-транспорт вакыйгасында кешеләр зарар күрде

Соңгы елларда юлларда автотранспорт - күбрәк, хәрәкәт интенсиврак була бара. Бу автотранспорт чаралары хуҗаларын юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә җитдирәк карарга мәҗбүр итәргә тиеш булса да, юлларда вәзгыять киресенчә килеп чыга.

Июльдә максималь дәрәҗәдәге юл-транспорт вакыйгалары туры килгән ике көнне - 27 һәм 28 июльне мисалга китерик. Әйтик, Әлмәт - Чулпай - Лениногорск автоюллары чатында юл һәлакәте булган. Дүрт кеше, шул исәптән, ун яшьлек бала да, төрле авырлыктагы җәрәхәт алганнар. 2007 елда туган тагын бер бала юл-транспорт вакыйгасы урынында һәлак булган.
Бер көн узгач, Тукай районында транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән йөртүче җәяүлене таптата һәм кюветка төшә. Салондагы бер генә пассажир да куркынычсызлык каешларын эләктермәгән булган. Нәтиҗәдә биш кеше үлем җәрәхәте алган: автомобиль йөртүче, 15, 16, 17 яшьлек өч пассажир һәлакәт урынында үлгән. Җәяүле реанимациядә дөнья куйган.
Шул ук көнне Теләче районындагы Арча - Теләче автоюлында җиңел автомобиль йөртүче каршы юнәлештә хәрәкәт иткән К-700 маркалы трактор белән тоташкан БДМ-6 (культиватор) агрегаты белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә автомобиль йөртүче һәм ике уналты яшьлек пассажир алынган җәрәхәтләрдән авария урынында һәлак булган. Әгәр дә пассажирлар куркынычсызлык каешларын эләктерсә, фаҗигага юл куймаска мөмкин булыр иде.
Районда узган июль аенда матди зыян күрелгән 22 авария теркәлде, биш юл-транспорт вакыйгасында кешеләр зарар күрде. Бәхеткә, корбаннардан башка узды, шулай да сигез кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды.
Республикада урак чоры тулы көченә бара. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, мондый вакытта габаритсыз авыл хуҗалыгы техникасы интенсив хәрәкәт итә. Еш кына әлеге машиналар каршы хәрәкәт юлына да керә. Быел мондый техника катнашындагы юл-транспорт вакыйгасында җиде кеше һәлак булды. Хөрмәтле автотранспорт йөртүчеләр, мондый машиналарны узганда һәм разъездларда чиктән тыш игътибарлы һәм сак булыгыз.
Хөрмәтле юл хәрәкәтендә катнашучылар, ата-аналар! Балалар юл хәрәкәте куркынычсызлыгы планында җәй иң хәвефле чор. Агымдагы елның ике җәйге аенда сигез бала (!) һәлак булган. Өлкәннәр фаҗигалар кабатланмасын барысын да эшләргә тиеш. Юлларда 12 яшькә кадәр балаларны йөрткәндә, балаларны беркеткеч җайланмаларны файдалану һәм өлкән яшьтәге пассажирларны йөрткәндә, куркынычсызлык каешларын эләктерү мәҗбүри. Тизлек режимын саклагыз, балаларның юлларга кинәт килеп чыгу ихтималлыгы турында онытмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев