Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районның 12 педагогы “Россиянең сәламәтлек укытучысы – 2014” бәйгесендә катнашкан

"Россиянең сәламәтлек укытучысы - 2014" V Бөтенроссия бәйгесе республика этабының муниципаль турында районның 12 педагогы катнашкан.

Укучыларның сәламәтлеген ныгытуда, аларны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итүдә укытучыларның һөнәри компетентлыгын үстерүгә йөз тоткан бәйгенең "Урта гомуми белем бирү мәктәбе белгечләре" номинациясендә беренче урынга Каразирек мәктәбеннән Зенфира Мөхәммәтҗанова, икенче урынга Урыссуның 3 санлы мәктәбеннән Владимир Ежов, өченче урынга Иске Урыссу мәктәбеннән Зилә Фаздуллина лаек булган. "Төп гомуми белем бирү мәктәбе белгечләре" номинациясендә беренче өч урынны Әбсәләм мәктәбеннән Эльвира Бакирова, Кәрәкәшле мәктәбеннән Нәсим Миннушин, Димтамак мәктәбеннән Алсу Яковлева яуладылар, дип хәбәр иттеләр район мәгариф бүлегендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев