Районның 13 укытучысы Бөтенроссия “Ел укытучысы – 2015” конкурсына сайланды
Районның кырыкка якын укытучысы Бөтенроссия "Ел укытучысы - 2015" конкурсының сайлап алу турында катнаштылар.
Барлык катнашучылар үз материалларын, мастер-класслар, укытучы портфолиосын, шәхси сайтларын тәкъдим иттеләр, эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Муниципаль комиссия утырышында Бөтенроссия "Ел укытучысы-2015" бәйгесенең муниципаль этабының I сайлап алу турында 13 җиңүче сайланды. Районның иң яхшы укытучылары безнең районның намусын Әлмәт шәһәрендә узачак зональ этапта яклаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев