Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районның балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия ялгышлык кылганнарга карарлар кабул итте

Үзенең һәр утырышында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия әгъзалары тормышта ялгышлык кылган кешеләргә максималь дәрәҗәдә ярдәм итү өчен җиңел булмаган карарлар кабул итәргә мәҗбүр.

Комиссия әгъзалары тикшерүенә соңгы утырышта моңа хокуклары булмыйча мопедлар белән идарә иткән ике балигъ булмаган бәйрәкәле эше кергән. Өстәвенә, берсе исерек тә булган әле. Үсмер куас кына эчтем, дип никадәр акланырга тыырышмасын, медицина экспертизасы ким дигәндә бер стакан сыра эчелгәнлеген күрсәткән. Гамәлләре уйлап җиткерелмәгән булуына карамастан, малайлар уңай яктан характерлана һәм аларның гаиләләре дә уңышсызлар рәтенә керми. Әлеге фактларны искә алып, гаебе җиңелрәк булган үсмер мөнәсәбәтендә кисәтү белән чикләнергә карар ителде, икенчесенә исә, законга ярашлы, гаепленең әти-әнисенә штраф салырга, ә үзен балигъ булу яшенә җиткәнче учетка куярга дип хәл иттеләр.

Урыссу бистәсеннән ирле-хатынлы Р.ларның өч баласының икесен, гаиләдә нормаль шартлар булмау сәбәпле, комиссия әгъзалары вакытлыча приютка урнаштырырга мәҗбүр булган. Даими рәвештә эчеп, бер-берсе белән сугышучы ата белән ана үзләрен балалар турында кайгырту белән бимазаламаган. Укытучылар раславынча, алар мәктәпкә пычрак кием белән йөргән, өйдә, гамәлдә, ашарга ризык булмаган. Комиссия утырышында ир белән хатын айныклар иде инде. Сораштырылган күршеләре дә аларның өйләрендә тынычлык һәм тәртип урнашуын раслады. Әмма комиссия әгъзалары әле әти белән әнигә балаларын кайтаруга рөхсәт бирә алмады, чөнки төзәлүне раслау өчен аларның минималь дәрәҗәдә булса да финанс яктан тәэмин ителүләре, ягъни эш урыннары һәм хезмәт хаклары булу мәҗбүри иде. Соңгыларын алар исбатлый алмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев