Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районның барлык чыгарылыш укучылары өлгергәнлек аттестатлары алган

Районның барлык чыгарылыш укучылары да аттестатлар алган.

Төп предметлар (математика һәм рус теле) буенча бердәм дәүләт имтиханнарының иң түбәнге чиген чыгарылышчылар беренче сынаудан ук узган. Урыссудагы 3 санлы мәктәп укучысы рус теле буенча йөз балл җыйган. Район буенча уртача балл, республика күрсәткечләре белән чагыштырганда, арткан. Бу уңай моментлар. Проблемалар да бар. Имтихан нәтиҗәләре югары булган чыгарылышчылар саны кимегән. Нигездә бу Иске Урыссу, Каразирек һәм Бәйрәкә мәктәпләренә кагыла. Дәгъвачыларның 60 проценттан артыгы медальләрен раслый алмаган. Бу турыда бүлекләр һәм хезмәтләр җитәкчеләренең атна саен үткәрелгән киңәшмәсендә мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Фәйрүзә Сәлимова хәбәр итте. Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов, кире нәтиҗәләргә китергән сәбәпләрдән арыну максатында мәгълүмати-методик үзәкнең аерым эш алып барырга тиешлеген ассызыклады. Тулаем алганда, диелде ахырда, быел БДИ нәтиҗәләре узган елдагыдан яхшырак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X