Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районның бүлек һәм хезмәт җитәкчеләре сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы, төзеклелек сорауларын тикшерделәр

Район башлыгы Рөстәм Нуриев җитәкчелегендә бүлек һәм хезмәт җитәкчеләре белән узган дүшәмбе киңәшмәсе район башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Ренат Вадигуллин докладыннан башланды.

Ул үз докладында, урам яктырткычларын диодлы яктырткычларга алмаштыру районда акчаны экономияләүгә алып килде, диде. Әлеге экономияләнгән акчалар төзекләндерү һәм башка социаль-мөһим булган сорауларны чишүгә тотылачак. Киңәшмәдә шулай ук сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы, яшьләр политикасы, төзеклелек сораулары да каралды. Нуриев җитәкчеләрнең игътибарын чүп белән көрәшүгә, кадрлар мәсьәләсенә, алда көтеләчәк чәчүгә, авыллардагы мәдәният йортларында бара торган ремонтка юнәлтте. Азактан район башлыгы Министрлар Кабинеты ЗАГС Идарәсенең рәхмәт хатларын Кәрәкәшле авыл җирлеге сәркатибе Рәсимә Зариповага һәм Акбаш авыл җирлеге сәркатибе Фәйрүзә Әхмәтовага, шулай ук юбилейлары уңаеннан Ютазы район советының мактау грамоталарын Подгорный мәктәбе директоры Миләүшә Шакировага һәм Урыссу элемтә бүлеге начальнигы Тәкъмилә Әхмәдиевага тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев