Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районның идарә итү һәм иҗтимагый оешмалары тарарифлар турында аңлатма бирделәр

Идарә итү һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләренең күптән түгел узган семинарында тарифларның нинди статьялардан торуы турында аңлатма бирелде.

Аерым алганда, «Уруссу-Водоканал» ҖЧҖ директоры Гаяз Шафигуллин 2014 елга су белән тәэмин итүгә һәм канализациягә тарифлар ТР тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан раслануын билгеләп үтте. 1гыйнвардан 30 июньгә кадәр халык һәм бюджет оешмалары өчен тариф кубик метрга - 36 сум 93 тиен, ә канализациягә 41 сум 66 тиен тәшкил итә. Шафигуллин сүзләре буенча, тарифлар чыгымнарның материаллар, электр энергиясе, амортизация, хезмәткә түләү, агымдагы ремонт, цех чыгымнары һәм гомуми эксплуатацион чыгымнар кебек статьяларыннан торган һәм 2013 елда предприятие буенча зыян 800 мең сумнан артык тәшкил иткән.

Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендәге бәяләргә килгәндә, аларны кушканда якынча шул ук статьялар исәпкә алына. Урыссу ГРЭСының башкаручы директоры Владимир Петров сүзләре буенча, Урыссу бистәсе халкын җылылык белән тәэмин итү «Таттеплосбыт» ААҖ аша тормышка ашырылган.

- 2013 елның икенче яртысында халык өчен җылылык энергиясенә тариф гигакалориягә 1 мең 304 сум тәшкил итте, - дип билгеләп үтте ул. - Бу җәһәттән Урыссу бистәсендә кулланылган җылылык энергиясе бәясен формалаштырганда өч нәрсә исәпкә алынды: җылылык энергиясен җитештерү бәясе, Урыссу җылылык челтәрләренең транспортировка хезмәтләре бәясе һәм Таттеплосбытның җылылык җибәрү өстәмә бәясе. Шулай итеп, 2013 елның икенче ярты еллыгында җылылык энергиясенең тулы бәясе гигакалориягә 2 мең 913 сум тәшкил иткән. Шулай да территорияара субсидияләү гамәлдә булу сәбәпле, тариф түбәнрәк иде. 2014 елда субсидияләү гамәлдән чыгарылу сәбәпле, тарифлар гигакалориягә 3 мең сум тәшкил итәр иде. Моңа юл куймас өчен җылылык челтәрләрен Урыссу ГРЭСына арендага тапшырырга һәм станциягә бердәм җылылык белән тәэмин итү оешмасы статусын бирергә карар ителде.

Тариф җитештерүгә, тапшыруга һәм бүлүгә чыгымнарның икътисади нигезләнгән булуыннан чыгып билгеләнә. 2014 елда Урыссу ГРЭСы тарафыннан җитештерелгән җылылык энергиясенә тариф 1 гигакалориягә 866 сум 17 тиен (НДСтан башка) тәшкил итә. Транспортировкалау өчен тариф гигакалориягә 471 сум 55 тиен дәрәҗәсендә расланган, җибәрү - 55 сум 71 тиен. Кулланучыга барып җиткән исәп-хисап тарифы - 1 мең 393 сумнан аз гына артык (НДС белән - 1644,25 сум). Әмма кулланучыларга йөкләнешне киметү өчен беренче ярты еллыкта гигакалорияга 1 мең 304 сум тәшкил иткән, икенче ярты еллыктан - 1 мең 800 сум. Бу икътисади нигезләнгән дәрәҗәдән кимрәк. Шул ук вакытта 2014 елда Урыссу ГРЭСы 8 миллионнан артык сумга зыянга эшләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев