Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районның “Истоки” ветераннар хоры мактаулы исем алды

Бу елны "Истоки" ветераннар хоры "халык" хоры исемен алуга Актүбә бистәсендә Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге комиссиясе алдында чыгыш ясады.

"Истоки" хоры бик яхшы программа күрсәтте, дип хәбәр итте хорның музыкаль-сәнгать җитәкчесе Ирина Иванаевская. Нәтиҗә үзен озак көттермәгән. Коллективка "халык" исемен бирү турындагы мәдәният министры боерыгына 18 сентябрьдә кул куела. Һәм 1 октябрьдә хор "Балкыш-Сияние" республика конкурсының гала-концертында инде яңа исемдә һәм яңа костюмнарда катнашачак. Ул Казан шәһәрендә Татар филармониясендә узачак. Сүз уңаенда, хорның концертмейстеры - Зөлфирә Кубашева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев