Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районның “IT-Чемпион” нары ноутбукларга ия булдылар

Районда "IT-Чемпион" мәктәп укучылары арасындагы республика бәйгесенең чираттагы этабы тәмамланды. Бәйгенең оештыручылар булып Информатика һәм элемтә Минситрлыгы һәм Татарстан Республикасының Фән һәм мәгариф Министрлыклары тора. Мәгариф министры урынбасары Андрей Поминов сүзләренә буенча бәйге республикада Интернет аша халыкка дәүләти хезмәт күрсәтүне популярлаштыру максатыннан чыгып президентыбыз кушуы буенча башланып киткән эш иде....

Районда "IT-Чемпион" мәктәп укучылары арасындагы республика бәйгесенең чираттагы этабы тәмамланды.

Бәйгенең оештыручылар булып Информатика һәм элемтә Минситрлыгы һәм Татарстан Республикасының Фән һәм мәгариф Министрлыклары тора. Мәгариф министры урынбасары Андрей Поминов сүзләренә буенча бәйге республикада Интернет аша халыкка дәүләти хезмәт күрсәтүне популярлаштыру максатыннан чыгып президентыбыз кушуы буенча башланып киткән эш иде. Укучыларның максаты - үзләренең ата-аналарын һәм башка зурларны дәүләти һәм муниципаль портал ресусрсларын актив рәвештә кулланырга чакыру.

Проектның төп максаты шунда, укучылар, интернет өлкәсендә иң алга киткән кулланылучылар буларак, өлкәннәргә дәүләти хезмәт күрсәтү порталында шәхси кабинетта теркәлеп, шуның аша түләүләр түләтүгә ирешү. Моннан тыш түләүләрнең күплеге мөһим түгел - укучыларга баллар портал аша үткәрелгән операцияләрнең саны буенча куела.Моның өчен ата-аналар үзләренең туганнарын, эш буенча коллегаларын, танышларын, күршеләрен тарта алалар. Зурларга бу шулай ук уңайлы - аларга вакыт әрәм итеп элемтә бүлегенә, банкка барасы юк, ә тыныч кына өйдән түләүләрне уздыралар.

Агымдагы елда һәр муниципалитеттан иң актив эш алып барган өч укучы ноутбукларга ия булдылар. Безнең районда алар 2 санлы Урыссу мәктәбеннән Артем Картушин һәм 3 санлы Урыссу мәктәбенең ике укучысы Анжела Сәлимшина белән Светлана Хәлитовалар. Безгә очрашырга насыйп булган унынчы сыйныф укучысы Анжела сүзләре буенча, бу аның бәйгедә беренче катнашуы, әмма узган ел әлеге бәйгедә аның энесе Камиль җиңүчесе булып планшет откан булган. Анжелага бәйгедә җиңәргә аның әти-әнисе, ике әбисе, ике апасы ярдәм иткән. Аларның портал аша түләүләре аркасында Анжела 300 артык балл җыя алган. Балларның иң күбесе коммуналь хезмәтләр өчен түләүдән җыелган. Очраклы рәвештә Анжела әлеге бүләкне үзенең уналты яшьлек туган көнен каршы алганда откан. IT-чемпион операцияләр уздыруда кайбер кыенлыклар барын яшерми - вакыт һәм төгәллек таләп ителүен дә өстәп. Әмма киләсе елда бәйгедә тагын бер кат үзен сынап карарга теләвен дә җиңүче кыз яшермәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев