Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районның иҗтимагый оешмалары бик күп эшләр башкарган

Торак мәсьәләсе, райондагы капиталь ремонт, мәгариф, сәламәтлек саклау - иҗтимагый оешмаларны борчымаган сораулар бик аздыр ул.

Күптән түгел район башлыгы Рөстәм Нуриев үз кабинетында районның иҗтимагый оешмалар әгъзаларын кабул итте. Очрашу район җитәкчелегенә халык исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерүдән башланып китте. Агымдагы елда район үзәгендә бик күп эшләр башкарылды: бу яңа салынган тротуарлар дисеңме, капиталь ремонт узган йортлар, "Уңайлы мөһит программасы" нигезендә инвалидлар өчен ясалган уңайлыклар дисеңме, бистәбездә елдан-ел утыртылган яшеллекләрне алсаң да - болар барысы да район халкы өчен эшләнелә, дип әйтеп китте Рөстәм Нуриев. Әлбәттә, халыкны борчыган сораулар да күтәрелми калмады. Бу иң беренче чиратта "Транспорт" ҖЧҖнең эш тәртибе. (Моның турында тулырак җавап әзерләнә, алдагы саннарда күрә алачаксыз). Моннан тыш экология мәсьәләсе төп проблемаларның берсе булып кала бирә.
- Без бу проблема өстендә даими эшлибез. Күптән түгел районда булып киткән күчмә лаборатория һавада зарарлы матдәләрнең рөхсәт ителгән концентрациясе чиге артуын ачыкламаган. Эш моның белән генә бетмәячәк, без даими рәвештә тикшерүләр уздырып торачакбыз, диде җитәкче.
Мәктәпләрдә эстетика дәресләре уздыру проблемасы да күтәрелде. Бу эшне инде өлкән буын, хөрмәткә лаек укытучыларыбыз эшләргә тиеш, дигән нәтиҗәгә килделәр барысы да.
Очрашу барышында иҗтимагый оешма вәкилләре барлык сорауларга да тулы җавап алдылар, ә контрольдә булган сораулар буенча әле алда эшләячәкләр һәм тулы җавап бирәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X