Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районның православие христианнары Пасханы билгеләп үттеләр

Районның православие христианнары узган ялларда үзләренең әһәмиятле бәйрәмнәренең берсе - Пасханы билгеләп үттеләр.

Шимбәдән якшәмбе төнендә Урыссу бистәсенең Изге Николай чиркәвендә район башлыгы Рөстәм Нуриев катнашында бәйрәм Гыйбадәте узды. Ә аннары балалар паркында беренче тапкыр Якты Пасха бәйрәме оештырылды. Анда барлык теләүчеләр килә алды.

Җыелучыларга котлау белән мөрәҗәгать иткән Изге Николай чиркәве настоятеле Роман атакай Пасха бәй-рәменең православие христианнарының тормыш нигезе булуын, Гайса үзенең үлеп терелүе белән аларга үлгәч терелүгә юл ачуын билгеләп үтте. Район җитәкчелеге исеменнән чарада катнашучыларны якты бәйрәм белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдар Хаҗиев котлады. Ә Урыссу бистәсенең Төзелеш сайлау округы депутаты Ирек Салиховның ярдәмчесе депутат исеменнән чиркәү прихожаннарына изге урыннар буйлап бер көн сәфәр кылу өчен сертификат бүләк итте.

Пасха көнендә, кешеләрне куандырып, гаҗәеп кояшлы һәм җилсез һава торышы урнашкан иде. Бәйрәмдә шат клоуннарның чыгышыннан кәефләр тагын да ныграк күтәрелеп китте. Алар балаларны уенга чакырды һәм төрле тәмтомнар таратты. Җыелучыларны Пасха бәйрәме күчтәнәчләре белән "Истоки" ветераннар хоры солистлары да сыйлады. Бу көнне кешеләрне рухи яктылык, үзара мәхәббәт чолгап алган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев