Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районның төп чыршысына утлар кабызылды

Урыссу бистәсенең балалар паркында районның төп чыршысына утлар кабызылды.

Күңелле тамашаны күзәтергә балалар гына түгел, өлкәннәр дә җыелган иде. Ләкин тиздән алар тамашачылардан катнашучыларга әверелде. Барлык җыелучыларны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлаган район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подоваловның сәламләү сүзеннән соң, Кыш бабай белән Кар кызы, кабул ителгәнчә, биек, зифа, яшел чибәрнең утларын кабыздылар, соңыннан әкият геройлары белән барысын да чыршы тирәли әйлән-бәйлән уенына чакырдылар. Яңа ел тантаналары инде башланды, санаулы көннәрдән соң ютазылылар һәм район кунаклары үзәк чыршы янында яңа ел төнен каршылый ала.

Фотографияләрне ФОТОГАЛЕРЕЯДӘ КАРАГЫЗ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев