Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районның тыл ветераннарына юбилей медальләрен тапшырдылар

Күптән түгел Кәрәкәшле авылы мәдәният йортында тыл ветераннарына юбилей медальләрен тапшыру тантанасы узды.

Сый-нигъмәтле өстәлләр артына өлкән яшьтәге ирләр һәм хатын-кызлар җыелды. Алар балалар сыман эчкерсез һәм садә иде. Нәкъ менә алар бер таңнан икенче таңга кадәр колхоз басуларында һәм фермаларда тир түккән. Фронтовиклар белән беррәттән Бөек Җиңүне якынайтучы әлеге фидакарь хезмәтчәннәр армиясен җәйге челлә дә, кышкы зәмһәрир салкын да, авырулар һәм югалтулар да туктатып кала алмаган. Әлеге сүзләр тантана сәбәпчеләренең якташлары - хуҗалыклар, җирлек, ветераннар советы җитәкчеләре һәм рәисе чыгышларында да кызыл җеп булып сузылды. - Терлекчелектә хезмәт куеп, фермаларда төн уздырып, сез итле аш күрмәгәнсез, якты көнне урып-җыю эшләренә багышлап, тамагыгыз икмәккә туймаган, - дип билгеләп үтте үзенең чыгышында Кәрәкәшле сайлау округыннан депутат Сәгадәтулла Төхбәтуллин. Үз чорларының чал чәчле каһарманнары хөрмәтенә җирле артистлар - Геннадий Чернокозов, Ләйсән Сәйфиева, Нурия Исхакова, Гөлнара Хәмидуллина һәм башкалар башкаруында иң матур җырлар яңгырады. Чакырылган ветераннар "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 70 ел" медальләрен һәм кызыл канәферләрне рәхмәт хисләре белән кабул итеп алдылар. Сәламәтлекләре какшау сәбәпле килә алмаган ветераннарга медаль аларның өйләренә барып тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев