Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районның “Төзекләндерү” предприятиесенең коллективы һөнәрманлыкка сыналды

Муниципаль предприятие өчен яңа ел башлану эшләр күләме үсеше белән билгеләнде: аның бурычына Урыссу бистәсе юлларын тәртиптә тоту белән бергә региональ әһәмияттәге юлларны тиешле дәрәҗәдә тоту вазифасы да йөкләнде.

Ягъни, "Төзекләндерү" МУП бүгенге көндә 195 чакрым озынлыктагы юлларга хезмәт күрсәтә. Предприятие директоры Хәмзә Шәрифуллин сүзләре буенча, соңгы көннәрдә карның мул явуы һәм бураннар - коллективның һөнәрманлыкка сыналуы.

- Бу көннәрдә төп юлларга без тәүлек дәвамында хезмәт күрсәтәбез, - ди ул. - Көн саен кар чистартуда җиде-сигез транспорт берәмлеге эшкә җәлеп ителә, төнлә - өч берәмлек. Әйтик, дүшәмбе көнне эшләр иртәнге дүрт сәгать утыз минутта башланган иде. Шуңа да карамастан, кар бураны безнең эзләребезне күмеп куйды. Аеруча катлаулы участоклар - Ташкичү һәм Кече Урыссу торак пунктлары арасындагы юл кисемтәсе, Бәйрәкә күпере янындагы юл участогы, Акбаштан менә торган юл, тулаем авылларга керү юллары.

Шуны билгеләп үтик, предприятиенең транспорт паркы эш күләмен башкарып чыга алырлык дәрәҗәдә. Ул әйләндергече булган КамАЗ, комбинацияләнгән ком тараткыч юл машинасы, авыр автогрейдер, шнек-роторлы кар чистарткыч, фронталь төягеч, ДЗ-180 автогрейдеры, әйләндергече булган МТЗ-82, ике экскаватор белән тәэмин ителгән. Тагын ике төягеч читтән җәлеп ителгән. Предприятие якын киләчәктә шнекоротор һәм тагын бер КамАЗ сатып алырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев