Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районның укучылары арасында яраткан китапларны тәкъдир итүнең муниципаль бәйгесе үтте

Районның 2-8 сыйныфлары укучылары арасында яраткан китапларны тәкъдир итүнең муниципаль бәйгесе үтте.

Конкурс балаларда укуга кызыксыну уяту, аларда иҗади сәләтләр үстерү һәм сыйныфтан тыш эшне активлаштыру максатында узды. Башлангыч сыйныфлар арасында Бәйрәкә мәктәбеннән 4 сыйныф укучысы Алинә Гайнетдинова (укытучы Фәнисә Садыйкова) җиңүче булды, икенче урынны Урыссудагы 3 санлы мәктәпнең 3 сыйныфы укучысы Разил Фәйсханов (укытучы Гүзәл Хәләпова) яулады, өченче - Акбаш мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Разалия Тимербаева (укытучы Тамара Вәлиуллова). Урта сыйныфлар арасында беренче урынга беркем дә лаек булмады. Икенче урынны Подгорный мәктәбенең 7 сыйныфы укучысы Никита Марков (укытучы Вера Нәфыйкова) алды, өченче - Урыссудагы 3 санлы мәктәпнең 5 сыйныфы укучысы Камилла Сәлимгәрәева (китапханәче Татьяна Гарифуллина).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X