Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районның ЮХИДИ инспекторлары шактый гына административ беркетмә төзегәннәр

ЮХИДИның журналистлар белән бергә 17 марттан 31 мартка кадәр кадәр үткәрелгән берләштерелгән рейдлары вакытында 261 административ беркетмә төзелде.

Автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткән өчен биш машина йөртүче җавапка тартылган, өч кеше руль артына машина йөртүче таныклыгыннан мәхрүм ителгән килеш утырган, бүгенге көндә әлеге эшләр җәмәгать суды тарафыннан карала. Штраф тукталышына сигез автомобиль куелган. РФ Административ хокук бозулар турында кодексының 20.25 маддәсе буенча 16 кеше җавапка тартылган. Бер кеше суд тарафыннан - кулга алынуга, берсе мәҗбүри эшләргә хөкем ителгән. ЮХИДИ, һава торышы начарлану сәбәпле, кышкы резинаны җәйгесенә алыштырмаска киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев