Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районыбыздан 8 кеше "Әниемә – чәчәк бәйләме” исемле Республика акциясендә катнаштылар

Күптән түгел районыбыздагы сигез мөлаем, чәчләренә чал төшкән апа Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол калган тормыш иптәшләре - әниләр республикабызда узган "Әниемә - чәчәк бәйләме" исемле Республика акциясендә катнашып кайттылар.

Акция Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында узды. Алар арасында безнең районнан Ак Чишмә авылыннан биш бала анасы Мәгъсүмә Гыймаева, дүртәр балага тормыш бүләк итүчеләр - Урыссудан Миңнезифа Айтыкина белән Сәрия Сабурова, өч бала тәрбияләп үстерүчеләр - Бәйрәкә авылыннан Сиринә Абдуллина, Әбсәләм авылыннан Оркыя Әхмәтова, Иске Каразирек авылыннан Фәкия Миңнеханова һәм ике бала үстерүчеләр - Урыссудан Валентина Захарова һәм Иске Каразирек авылыннан Наилә Хаҗиевалар бар. Бәйрәм чарасында катнашуларына чын күңелдән сөенеп кайткан апалар район җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев