Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рескомның беренче сәркатибе район коммунистлары янында

Атна башында узган район коммунистлары җыелышында Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе Татарстан региональ бүлеге Рескомының беренче сәркатибе, ТР Дәүләт Советында коммунистлар фракциясе җитәкчесе Х. Миргалимов катнашты.

Җыелыш барышында КПРФның җирле бүлек сәркатибе В. Шмуровец видеофильм аша җирле бүлек оешу тарихы белән танышырга тәкъдим итте. Анда сүз, нигездә, Россия Федерациясе Коммунистлар партиясенең Ютазы җирле бүлеге янәдән 2008 елда оешуы, аның сафында 30 кеше һәм район коммунистлары уртача 58 яшьтә булуы турында барды. Миргалимов үз чыгышында республика казанышларына тукталды. Алар - торак һәм спорт корылмалары төзелеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәнлеге, Универсиадага җитди хәзерлек... Болар белән бергә ул тормышның күпчелек өлкәләренә хас проблемаларны да искәртте.
- Тормышка ил тарихында булган иң яхшы күренешләрне кайтарырга, халыкның бөтен катламы яшәешен җиңеләйтүче законлы механизмнар табарга кирәк. Дәүләт Советында КПРФ фракциясе актив эшчәнлек алып бара. Татарстан Президенты без күтәргән сорауларга битараф калмый, конструктив эшчәнлеккә һәрвакыт әзер, - дип сөйләде Х. Миргалимов.
Алда РФ Дәүләт Думасына депутатларның яңа составын сайлау бурычы тора. Шул форсаттан, Миргалимов район коммунистларына мөрәҗәгать итеп, җирле һәм башлангыч бүлекләрдә каршылыклар күрсәтүгә юл куймаска, фикер каршылыкларын хәл итү юлларын КПРФ Уставына һәм партия этикасы таләпләренә ярашлы билгеләргә, деструктив оппозициядән аерым шәхес-ләр котыртуларына бирешмәскә чакырды. КПРФ-ның Ютазы җирле бүлек сәркатибе В. Шмуровец район коммунистларының әлеге мөрәҗәгать белән танышуларын һәм хуплауларын белдерде.
Миргалимов, жыелышны йомгаклап, бердәмлек булганда гына КПРФның территориаль бүлеге кыенлыкларны җиңеп чыгачак, дип билгеләп үтте. Ул тулаем җирле бүлек, аның сәркатибе В. Шмуровец эшчәнлегенә югары бәя бирде һәм аңа "В ознаменование 90-й годовщины образования СССР" КПРФ комитетының истәлекле медален тапшырды. Районның өлкән коммунистлары В. Кукунин һәм М. Миннекәев та компартиянең күкрәк билгеләренә лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев