Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Республика көнендә тынгы белмәс, хезмәт сөючән ютазылылар хөрмәтләнде

Татарстанның уңдырышлы һәм кодрәтле туфрагы озын гасырлар дәвамында кешелек дөньясын үз зирәклеге белән туендырып яши. Аңа булган ихлас рәхмәтен, аңа булган чын мәхәббәтен халкым үлемсез җырларында чагылдыра. Республика көнендә, без тирән тамырлары белән бик күп буыннарны берләштергән, үлемсез эз калдырган вакыйгалары белән тарих битләренә уелып язылган җөмһүриятебезне, аның тынгы белмәс,...

Халкыбызның уңганлыгын кошлар салган үз җырына

"Энергия" стадионы кунакларның күплегеннән сыгылып тора кебек тоелды. Тирә-юньдә шатлыклы йөзләр, татлы сүзләр. Олысында һәм кечесендә булган бәйрәм рухын тагын да куәтләндереп, тамашачы хозурына тәкъдим ителгән "Татарстан - туган җирем" музыкаль хореографик композиция янәдән бик күп дин таләпләрен үтәп яшәсәләр дә, аларны бер хис - тугандашлык хисе берләштергән халкыбызны зурлады, хөрмәтләде. Районыбызның талантлы яшь җырчыларының берсе Зирәк Миңнуллин үзенең моңлы тавышы белән күңелләрне тагын да бөек эшләргә канатландырды.

Туган-үскән җиребез көннән-көн ямьләнә, төзекләнә. Тигез асфальтка төренгән урамнар, яңа өй туйлары гөрләгән күп фатирлы йортлар, халык мәнфәгатьләрендә калкып чыккан күп функцияле үзәкләр, яшь буынга матурлык, мәрхәмәтлек орлыгы салачак балалар сәнгать мәктәбе - болар барысы да ютазылыларның тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Туган якның матурлыгын, халкыбызның уңган һәм булганлыгын, мөгаен, кошлар да үз җырларына салгандыр.

Ютазы районы халкын, кунакларны Республика көне белән район башлыгы Рөстәм Нуриев тәбрик итте.

- Республика көне безне, яшебезгә, милләтебезгә, һөнәребезгә, социаль хәлебезгә карамастан, тагын да ныграк якынайта һәм берләштерә. Безнең тирән тарихы, күркәм эшләре, батыр халкы булган җөмһүриятебез белән горурланырга тулы хакыбыз бар. Бүгенге Татарстан - ул халкыбызның киеренке һәм дәртле хезмәт, якты идеялар, уй һәм ниятләрнең гамәлгә ашу нәтиҗәсе. Әлеге дәүләтнең Ютазы районы бер өлеше булуы безгә тагын да яңа үрләр яуларга көч һәм куәт бирә, - дип үз чыгышында ассызыклаган Рөстәм Нуриев, сәнәнать, авыл хуҗалыгы тамакларының, социаль өлкәнең елдан-ел үсә һәм камилләшә баруын, районда әледән-әле яңа объектлар калкып чыгуын зур канәгатьлек хисе белән билгеләп узды.

Рөстәм Нуриев котлаулар церемониясен җитәкләде. Җирле үзидарә органнары эшчәнлеген камилләштерүдә зур өлеш керткән һәм әлеге тармакта күпьеллык намуслы хезмәте өчен Урыссу авыл җирлеге сәркатибе Эльмира Вәлиева "Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен" медале белән билгеләнде. Мәдәният өлкәсен үстерүдә керткән саллы өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Урыссу балалар сәнгать мәктәбе укытучысы, "Кичке җыр" ансамбле җитәкчесе Зинфира Чехонинага "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре" исеме бирелде. Республиканың гражданлык хәле актларын теркәү органнары эшчәнлеген камилләштерүдә керткән лаеклы өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен район башкарма комитетының загс бүлеге начальнигы Зөлфия Фәррахова республика Президентының рәхмәт хаты белән билгеләнде. Районның социаль-икътисадый үсешенә керткән зур өлеше өчен "Нәбиуллин" крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Илдус Нәбиуллинга республика Дәүләт Советы Рәисенең рәхмәт хаты тапшырылды. Шундый ук рәхмәт хатына яшь буынны тәрбияләүдә күп көч салган Димтамак авылы "Аккош" балалар бакчасы мөдире Хәния Хәлиуллина лаек булды. "Олимп" спорт мәктәбе тренеры Таһир Гыйздетдинов исә республика Дәүләт Советы Рәисенең рәхмәт хаты белән районда спорт тормышын үстерүдә активлык күрсәткәне өчен билгеләнде. Районның социаль-икътисадый үсешенә керткән әһәмиятле өлешләре өчен Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары комбинаты генераль директоры Илһам Сафин, "Электросоединитель" җәмгыяте генераль директоры Рәшит Нәбиуллин, "Волма-Әбсәләм" җәмгыяте директоры Игорь Степанов район башлыгының рәхмәт хаты белән хөрмәтләнде.

Котлаулар церемониясенең күңелле бер мизгеле бәйрәмгә тагын да күркәмлек өстәде - район башлыгы Рөстәм Нуриев мәгариф бүлеге начальнигы Тамара Романова белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ришат Зариповка Әпсәләм комбинаты төзегән йортлардан ачкычлар тапшырды.

Котлауларны район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов дәвам итте. "Удача" торак милекчеләре ширкәте рәисе Наталья Ратникованың торак-коммуналь хуҗалыгы тармагындагы күпьеллык намуслы хезмәте республика Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының мактау грамотасы белән билгеләнде. Милли мәдәниятне саклауга һәм аны тагын да үстерүгә керткән зур өлеше өчен "Моңсар" вокаль-инструменталь ансамбле тавыш операторы Тимур Синәгулов республика Мәдәният министрлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Мәйдан түренә "Лаеклыларга - лаеклы бүләк" район бәйгесе җиңүчеләре чакырылды. Менә алар үз тормышларын гына чәчәкләргә күмеп калмыйча, тирә-юньдәгеләргә дә матурлык, сафлык өләшүче кешеләр - үрнәк шәхси йортлары белән яшәүче Әлфия Кабутова (Бәйрәкә), Нина Карпова (Урыссу), күп фатирлы йорт ишек алдын күпләргә үрнәк итеп тәртиптә тотучы Урыссу бистәсенең Чкалов урамындагы 28 санлы йорт вәкиле Рәис Аширбаев, күп фатирлы йорт подъездлары арасында чисталыгы һәм пөхтәлеге белән күпләрне әсир иткән Пушкин урамындагы 77 санлы йорт подъезды хуҗабикәсе Айсылу Минлегалина, чынлап та, үз тырышлыклары бәрабәренә лаек булган бүләкләрен кабул итеп алдылар.

Эш белән генә түгел, җыр белән дә көчле без

Россия, Татарстан - төрле телдә аралаша торган төрле милләт, төрле дингә караган, әмма газиз җирләрен ярата торган кешеләр иле. Безне бер җир берләштерә, без бер гаилә - "Истоки" халык хоры, "Сударушка" рус җыры ансамбле үз чыгышлары белән күңелләрдәге туганлык җепләрен тагын бер кат ныгытты.

Ютазы - яшь талантлар, югары казанышларга өмет уятучы спортчылар районы дип кыю рәвештә белдерергә мөмкин. Бүген безнең районда бокс, футбол, грем-рим көрәше, чаңгы, гер, милли көрәш, җиңел атлетика кебек спорт төрләре зур үсеш юлыннан атлый. "Олимп" спорт мәктәбендә 570 спортчы тәрбияләнә. Алар арасында Бөтенроссия ярышлары призерлары, республика чемпионатларында һәм беренчелекләрендә катнашучылар бар. Мәйдан түренә чыккан яшь спортчылар - боксчылар, көрәшчеләр, футболчылар, герчеләр, җиңелатлетлыларның күрсәтмә чыгышлары һичшиксез тамашачыда уңай тәэсир калдыргандыр дип ышанасы килә.

Районыбызның киләчәге - бүгенге яшьләре дә акыллы, сәләтле, киләчәккә өмет белән карый һәм алар туган җиребезнең данлыклы тарихын дәвам итүчеләр. Айгөл Минневалиева инглиз телендә башкарган җыр, Зирәк Миңнуллин мәхәббәт турындагы җыры, мәйдан тутырып чыгыш ясаган "Дайс-Бокс" коллективы, Татарстанның матур киләчәге булган балалар чыгышына чыгышы көчле алкышларга күмелде. Һичшиксез, район мәдәният йорты артистлары тәкъдим иткән концерт-тамаша якты, онытылмас тәэсирләр калдырды.

Бәйрәмне башкала йолдызлары - республиканың атказанган җырчылар Зөфәр Белалов һәм Зәйнәп Фәрхетдинова, шулай ук "Ворожея" рус җыры ансамбле дәвам итте. Мәйдан уртасына урнаштырылган зур экранда Татарстан, шул исәптән Ютазы районы символикаларын чагылдырган лазер-шоу да тамашачы күңеленә хуш килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев