Республика территориясендә янгынга каршы режим кертелде
"Адмирал" сәүдә үзәгендә янгын чыгу һәм кешеләр үлү белән бәйле, шулай ук Хаккасиядә көчле янгыннар чыгу сәбәпле, Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты тарафыннан 23 марттан республика территориясендә аерым карарга кадәр аерым янгынга каршы режим кертелде.
Режим вакытында ачык һәм объектлар яны территорияләрендә учаклар ягу, чүп, коры үлән үсемлекләре яндыру тыела. Янгынга каршы режим таләпләрен бозган кешеләр ачыкланган очракта, аларга штраф төрендә административ тәэсир итү чаралары күреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев