Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ришвәтчелек белән һәркем көрәшергә сәләтле

Гражданнар балаларын балалар бакчасына урнаштырганда, законсыз больничный кәгазен, җир участогын һәм башкаларны рәсмиләштергәндә үзләрен ришвәт бирергә мәҗбүр иткән көнкүреш ришвәтчелеге белән аеруча еш очраша. Һәм биредә гражданинның позициясе, иҗтимагый контроль мөһим.

Закончалык һәм чагыштырма хокук белеме институты конституцион хокук бүлегенең баш фәнни хезмәткәре, юридик фәннәр докторы, профессор Всеволод Васильев фикере буенча, гражданнар барыннан да ешрак муниципаль властьлар карамагындагы учреждениеләрдәге ясалма рәвештә тудырылган каршылыклар белән очраша. Безнең районның җирле үзидарә органнары, "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлекчәсе белән берлектә, ике ел дәвамында мәгариф һәм сәламәтлек саклау учреждениеләрендәге ришвәтчелек сораулары буенча анда коррупцион чагылышларны ачыклау максатында анкеталаштыру уздырдылар. Район башлыгының ришвәтчелеккә каршылык күрсәтү мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Екатерина Огнева мәгълүматларына караганда, быел шундый социологик тикшеренүдә 848 кеше катнашкан. Мәгълүматларны эшкәртү медицина хезмәте өлкәсендә булган ришвәтчеллек дәрәҗәсе кимүен күрсәткән. Хастаханә җитәкчелеге тарафыннан ришвәтчелеккә каршы чаралар планы эшләнгән, планны тормышка ашыру турында отчет квартал саен район башлыгы каршындагы комиссия утырышларында тыңлана. Һәр теләгән кеше медицина персоналы адресына шикаять, тәкъдим һәм хәтта рәхмәт сүзләре (андый очраклар да булды) белән urussu58vopros@mail.ru электрон ящигына хат җибәрә ала. Һәм һәр адресат берсүзсез җавап алачак.

Ютазы муниципаль районының җирле үзидарә органнары эшендә халык белән башка элемтә формалары да практикалана, дип аңлата ришвәтчелеккә каршылык күрсәтү буенча район башлыгы ярдәмчесе. Гражданнардан телдән һәм язма мөрәҗәгатьләр район җитәкчелеге шәхси кабул иткәндә, интернет, почта элемтәсе, "Халык контроле" дәүләт мәгълүмати системасы, иҗтимагый оешмалар, кайнар линия телефоннары буенча кабул ителә. Бу җәһәттән "Минем район башлыгына соравым - коррупция белән көрәшәбез" почта ящикларына аз булмаган роль билгеләнгән. Аларда районның һәрбер яшәүчесе ришвәтчелек характерындагы фактлар турында хәбәрләр калдыра ала. Әлеге барлык хәбәрләр алга таба район башлыгы каршындагы комиссия утырышларында карала. Агымдагы елда, мәсәлән, район җитәкчелегенә коррупцион юнәлештәге ике хәбәр кергән. Алар буенча хезмәт тикшеренүләре уздырылган - фактлар расланмаган. Район җитәкчелегеннән тыш, ришвәтчелек сораулары буенча район прокуратурасына, полициягә, иҗтимагый советка, мәгариф бүлегенә, район газетасы редакциясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Профессор Васильев коррупция белән көрәш, беренчедән, даими булырга тиеш дип исәпли, чөнки туктаусыз каршылык күрсәтүдән башка аның масштаблары арта, һәм, икенчедән, ул системалы, координацияләнгән булырга тиеш, чөнки төрле дәүләт, муниципаль иҗтимагый структураларның гамәлләре аерым-аерым булганда, ул бер өлкәдә "сүнеп" башкаларында үсеш алырга мөмкин. Үземнән шуны өсти алам, безнең районда яшәүчеләргә әлеге социаль-хокуки күренешкә тәэсир итү өчен шактый мөмкинлекләр бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X