Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча район комиссиясенең утырышы узды

Ютазы муниципаль районы башлыгы каршындагы ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча комиссия утырышы район башлыгы Рөстәм Нуриев рәислегендә үтте.

Утырышка әлеге комиссия әгъзалары, башкарма комитет бүлекләре начальниклары, иҗтимагый оешмалар рәисләре, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырылган иде.

Каралган сораулар арасында 2013 елда ришвәтчелеккә каршы сәясәтне тормышка ашыру; физик һәм юридик затларга милеккә, арендага җир участокларын тапшыру; Ютазы муниципаль районының административ комиссиясе эше турында; гражданнарның 2014 елның 1 кварталында "Минем район башлыгына соравым - ришвәтчелек белән көрәшәбез" ящикларына юлланган сорауларын анализлау кебекләре бар иде. Сораулар буенча район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Екатерина Огнева, кадрлар секторы мөдире Светлана Тюрина, җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы рәисе Зөлфия Гыйбадуллина, башкарма комитетның инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы урынбасары Андрей Кондрашов чыгыш ясады.

Ришвәтчелеккә каршы көрәштә мониторингка зур игътибар бирелүе ассызыкланды. Сәламәтлек саклау һәм мәгариф сораулары буенча анкеталаштыру предприятиеләрнең профсоюз комитетлары рәисләре ярдәмендә үткәрелгән. Сораштырылуда 848 кеше катнашкан. Нәтиҗәләр медицина хезмәтләндерелүе өлкәсендә ришвәтчеллек дәрәҗәсе кимүен күрсәткән. Урыссу үзәк район хастаханәсе җитәкчелеге тарафыннан ришвәтчелеккә каршы чаралар планы эшләнгән, аны тормышка ашыру турында отчет комиссия утырышларында тыңлана. Барлык мәгариф учреждениеләрендә коррупциягә каршы тематика буенча мәгълүмати стендлар урнаштырылган, "кайнар линия" телефоннары эшли. Ришвәтчелеккә каршы чаралар планы расланган. Районның Каразирек мәктәбе укучысы Алия Ильясова "Намуслы яшәргә кирәк" номинациясендә беренче урынны яулаган. 2013 елда "Ютазы таңы" газетасы битләрендә 20 дән артык мәкалә бастырылган, "кайнар линия" телефоннары эшләве турында мәгълүмат тапшырыла, Урыссу кабель телевидениесе аша ришвәтчелеккә каршы чаралар (түгәрәк өстәлләр, ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча комиссия утырышлары, яшьләр чаралары, электрон ящик) тәкъдим ителә.

2013 елда ришвәтчелекне кисәтү буенча прокурор урынбасары, муниципаль учреждениеләр җитәкчеләре, муниципаль заказчылар белән табышлар, милек һәм мөлкәти характердагы бурычлар турында мәгълүмат бирелеп, муниципаль заказ өлкәсендә закончалыкны аңлатып семинар-киңәшмәләр үткәрелгән.

Ютазы муниципаль районының контроль-хисап палатасы рәисе, ришвәтчелеккә каршы көрәш сораулары буенча район башлыгы ярдәмчесе белән берлектә, контроль чаралар үткәргән. Әлеге чаралар уздырылган барлык учреждениеләргә, җирлекләргә ачыкланган кагыйдә бозулардан арыну буенча рекомендацияләр җибәрелгән. 2013 елның сентябрендә хезмәтләр белән тәэмин итүчеләрнең контракт шартларын үтәүләре предметына урнаштырылган муниципаль контрактларны тикшерү уздырылган. Район мәгариф учреждениеләрен туклану продуктлары белән тәэмин итү дәрәҗәсе тикшерелгән. Тикшерү нәтиҗәсендә хезмәтләр белән тәэмин итүченең үсемлек мае кайтару өлешендә кагыйдә бозуы ачыкланган. Тикшерү нәтиҗәләре тиешле чаралар күрү өчен район прокуратурасына җибәрелгән.

Бәйрәкә авылында 2013 ел ахырында "Ютазы районы - ришвәтчелектән азат территория" сәяси уены үткәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X