Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ришвәтчелеккә каршы көрәшне үзебездән башлыйк

Узган чәршәмбе, 26 сентябрьдә, районда "Иҗтимагый контрольне һәм ришвәтчелеккә каршылык күрсәтүне оештыру максатларында ММЧ һәм гражданлык җәмгыяте институтлары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек" темасы буенча зональ семинар-киңәшмә узды.

Киңәшмә эшендә район башлыгы урынбасары Р. Хәкимова, гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү мәсьәләләре буенча ТР Иҗтимагый палатасы комиссиясе рәисе, "Татмедиа" ААҖ генераль директоры киңәшчесе В. Шевчук, ришвәтчелеккә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча ТР президенты Идарәсе вәкиле С. Рәхимов, ТР буенча ЭЭМның икътисадый куркынычсызлык һәм ришвәтчелеккә каршы көрәш Идарәсе бүлеге начальнигы Р. Минабетдинов, республиканың унбер районы ММЧ вәкилләре һәм башкалар катнашты. Р. Хәкимованың районга кыскача характеристика ясавыннан соң, сүз В. Шевчукка бирелде. Ул җыелучыларны халыкның төрле төркемнәре арасында коррупция торышы мониторингы, ришвәтчелек факторларын ачыклау, коррупциягә каршы чаралар нәтиҗәлелеген бәяләү максатларында үткәрелгән социалогик сораштыру нәтиҗәләре белән таныштырды.
- Республиканың күпчелек халкы, - дип башлады ул үз чыгышын, - коррупция - ул барыннан да элек вазифаи затларның үз эшләрен башкарганнары яки хезмәтләр күрсәткәннәре өчен алган ришвәте дип саный (81 процент). Шулай ук яшәүчеләр коррупциягә вазифаи урыныңны шәхси мәнфәгатьләрдә файдалануны (51,8), янап акча алуны (40,6), бүләк бирүне (34,2), танышлык, туганлык мөнәсәбәтләре төрле сорауларны каршылыксыз хәл итәргә мөмкинлек биргән "блат"ны (31 процент) коррупция дип саный. 2012 елның июнендә республиканың унөч районында үткәрелгән сораштыруның алдан алынган мәгълүматларына караганда, халык ришвәтчелек медицина учреждениеләрендә өстенлек итә дип исәпли. Агымдагы елда республиканың һәр бишенче яшәүчесе ришвәтчел вәзгыятькә эләккән һәм үз сорауларын ришвәт аша хәл иткәннәр. Ришвәтнең иң зур күләме - 100 мең сумнан артык - бушлай һәм ташламалы торак мәйданы, йорт төзү өчен җир участогы алганда күзәтелгән. Армиядә хезмәт итүдән азат итү проблемасын чишкән өчен, судның үзең теләгән карарын алу өчен, прокуратура органнарында хокукый ярдәм һәм яклау алу өчен ришвәт илле мең сумнан алып 100 мең сумга кадәр тәшкил иткән. БДИ кертелү белән мәгариф системасында ришвәтчелек дәрәҗәсе сизелерлек артып, югары белем бирү өлкәсеннән бераз урта мәктәпкә күчкән. Сораштыруга ярашлы, "кирәкле" билгеләр белән аттестат алу өчен мәктәп хезмәткәрләренә уртача 28 мең сум ришвәт бирергә кирәк. Баланы балалар бакчасына урнаштыру проблемасы, халык фикере буенча, уртача 20 мең сум күләмендә ришвәт белән чишелә.
Эшмәкәрлек үсешендәге проблемаларның берсе булып "откатлар" мәсьәләсе - эшмәкәрләрнең акчаларының бер өлешен законсыз рәвештә дәүләт һәм муниципаль власть органнары чиновникларына бирүләре тора. Респондентлар фикере буенча, ришвәтчелек таралуның төп сәбәпләре булып чиновниклар гамәлләрен, табышларын һәм чыгымнарын җитәрлек дәрәҗәдә җитди контрольдә тотмау (58,9 процент), ришвәтчелек фактлары өчен җәзаның адекват булмавы (33,7) керә. Моннан тыш, ришвәтчел гамәлләргә түбән хезмәт хакы (30,7), вазифаи затның ялгызы карар кабул итә алу мөмкинлеге (28,5 процент), - керә дип хәбәр итте В. Шевчук.
Россия ЭЭМның Ютазы районындагы эчке эшләр бүлеге начальнигы М. Сибагатов үзенең докладында ришвәтчелеккә каршылык күрсәтү эшенең идеалдан ерак булуын, аның камилләшергә тиешлеген билгеләп үтте. Коррупция белән көрәш инструментларының берсе мәгълүмати ачыклык икәнен ассызыклады. Агымдагы елда, дип хәбәр итте ул, Россия ЭЭМның Ютазы районындагы бүлеге тарафыннан район сәламәтлек саклау учреждениеләренең берсе тарафыннан ришвәт алу факты ачыкланды. Шулай ук ул идарә итү функцияләрен файдаланып, район коммерцияле оешмалары җитәкчеләренең берсенең зур суммада акча үзләштерүе фактын җиткерде. Хәзерге вакытта ике җитәкче дә хөкем ителгән һәм гаепләү карары алганнар. ММЧ белән бергәләп эш итү буенча тәкъдимнәрнең берсе булып шул яңгырады: журналистларның үзләренә шулай ук ришвәтчелек белән көрәшкәндә, әхлаки һәм этик принципларны һәм яла яккан өчен җаваплылыкны исәпкә алып, намус кодексын һәм үз-үзеңне тоту бурычларын эшләү мөһим.
Район башлыгы каршында эшләүче ришвәтчелеккә каршы комиссия эше белән комиссия секретаре Е. Огнева таныштырды. Аерым алганда, ул район башлыгы каршында иҗтимагый оешмалары белән очрашулары үткәрелүен, аларда район халкының көн кадагындагы мәсьәләләре тикшерелүен хәбәр итте. Халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатын билгеләү мониторингы буенча коррупциягә каршы чараларны тормышка ашырганда, зур рольне "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе һәм профсоюз комитетлары вәкилләре уйнаган. Августның өченче декадасында партия әгъзалары, районның иҗтимагый оешмалары белән берлектә, районның 30 предприятиесендә һәм оешмасында сәламәтлек саклау һәм мәгариф мәсьәләләре буенча халыкны сораштыру үткәрү максатында булганнар. Барлыгы 1435 респондент сораштырылган. Район халкы белән кире элемтә шулай ук ышаныч телефоннары, район территориясендә куелган "Минем район башлыгына соравым: ришвәтчелек белән көрәшәбез" дигән почта ящиклары аша тормышка ашырыла.
Докладчыларның чыгышлары залның җанлы кызыксынуын уятты. Мөгаен, һәркем мондый уйлар кичергәндер: тамырлары белән гасырлар төпкеленә киткән ришвәтчелек проблемасы бүгенге көндә дә актуаль. Ирексездән тарихи әсәр геройларының берсенең киң таралган сүзләре искә төшә. Дәүләт казнасын урлаган өчен үлем җәзасына тартылгач, ул бертуктаусыз: "Шайтан котыртты, шайтан котыртты", дип кабатлый. Күрәсең, ул шайтан кайберәүләр яныннан бүгенге көндә һич китеп тормый торгандыр. Аны кумыйча ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев