Ютазылылар армиягә чакырылучыларны хөрмәтләп озаттылар
Агымдагы елның көзендә Россия кораллы көчләре сафларын кырыкка якын ютазылы тулыландырырга тиеш.
Армиягә озатуның яхшы традициясе буенча, булачак солдатларны Баулы шәһәре, Баулы һәм Ютазы районнары хәрби комиссариаты, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге вәкилләре сәламләде. Аннары армиягә чакырылучылар граната ыргытуда, озынлыкка сикерүдә, аркылы борыста күтәрелүдә, җиңел атлетика буенча көч сынаштылар. Җиңүчеләр бүләкләр алды. Очрашу ахырында егетләргә повесткалар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев