Җәмгыять
Россия мини-миссы - Урыссу гимназиясеннән
Урыссу гимназиясенең 4 сыйныфы укучысы Лия Гыйздәтуллина Мәскәүдә узган Бөтенроссия "Россия мини-миссы һәм мини-мистеры" балалар конкурсында катнашты.
Лия "Россиянең нәфис мини-миссы-2013" титулына ия булды. Ул безнең илне Болгариянең Бургас шәһәрендә узачак «LITL KING & QUEEN WORLD» конкурсында безнең ил намусын яклап чыгыш ясау өчен чакыру алды.
Лия иҗади конкурсларда беренче тапкыр гына катнашмый. Мәсәлән, узган елда ул "Татарстан мини-миссы-2012" конкурсында "ТемаКазань мини-миссы" титулына лаек була. Татарстан өчен чыгыш ясарга чакыру алганнан соң, Лия Сан-Ремога Халыкара «Piccola Diva» матурлык һәм талантлар конкурсына юнәлә, анда «Miss Eccellenza» титулына ия була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев