Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рөстәм Нуриев Казанда район студентлары белән очрашты

Узган атнада Казанда район башлыгы Рөстәм Нуриевның безнең район студентлары белән очрашуы үтте.

Аралашу Казан теннис академиясендә булды. Очрашуда ике дистәгә якын студент һәм районнан килгән район балалар думасы депутатлары катнашты. Сөйләшү рәсми булмаган дусларча шартларда барды. Аралашуның әлеге этабында безнең районнан булган Казан яшьләреннән үзара һәм район белән элемтәне югалтмау, килеп туган проблемаларны бергәләп хәл итү, бер-берләренә булышу таләп ителә. Ә район бурычы - бу җәһәттән аларга ярдәм итү. Әмма киләчәктә җитәкчелек үзенең дипломлы белгечләренең туган якларына кайтуына ышана. "Район яшь кадрларда бүгеннән үк мохтаҗ. Туган йортларыгызга кайтканнан соң, сезгә ихтыяҗ сәнәгатьтә дә, авыл хуҗалыгында да, муниципаль хезмәттә дә булачак", - дип Нуриев эшкә урнашу перспективасына басым ясады. Районга, аның сүзләре буенча, туган төбәк, туганнары һәм якыннары киләчәгенә битараф булмаган үз белгечләре һәм җитәкчеләре кирәк. Ә безнең районда уңайлы яшәү шартлары җитәрлек. Район плюслары арасында студентлар чынлап та вакант эш урыннары булуын, балалар ялын оештыру мөмкинлеген, тарихи объектлар булуны, спортны үстерүне, район җитәкчелегенең студентлар белән үзара бәйләнешен билгеләп узды. Тоткарлаучы факторларга алар театр, үсеш алган туризм, төнге вакытта урамнар яктыртылышы булмауны, химия заводы зарарын һәм сукбай этләр күплеген, медицина хезмәте күрсәтүнең түбән сыйфатлы булуын керттеләр.

Очрашу барышында студентлар берләшмәсенең координаторы билгеләнде. Бертавыштан бу вазифага укыган вакытта ук балалар район думасын җитәкләгән Владлена Минһаҗева сайланды. Берләшмә алдында үз тирәсенә районның башка студентларын да туплаучы, үзара элемтәдә торучы, бергәләп буш вакытны уздырырга сәләтле үзәк булу бурычы куелды. Ул Казанда Ютазы районы якташлыгының яшьләр "канатына" әверелергә тиеш. Берләшмә активы шулай ук район белән вузда укыган чакта гына түгел, каникуллар чорында да ике яклы элемтәдә торырга вәгъдә итте. Очрашу ахырында һәр студент аралашу өчен районнан үз кәрәзле телефоны счетына бер мең сум акча кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев