Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сабыр төбе сары алтын

Хәзерге вакытта районда 63 ветеран торак шартларын яхшыртуга субсидия көтә.

"Ветераннар турында"гы 5 санлы Федераль законга һәм ТР Министрлар кабинетының "Гражданнарның аерым категориясенә федераль бюджеттан бүлеп бирелгән субвенцияләр хисабына торак сатып алу өчен положениене раслау турында"гы 275 санлы карарына ярашлы, районда торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип табылган Бөек Ватан сугышы ветераннарының, һәлак булган яисә үлгән сугышта катнашучылар һәм инвалидлар гаилә әгъзаларының 68е федераль бюджет хисабына фатирлар сатып алдылар. Бүгенге көндә җиде ветеран өчен торак төзелеше дәвам итә.

Районда "2013 елга кадәр авылны социаль үстерү" федераль максатлы программа эшли. Әлеге программаның "Авыл җирендә яшәүче яшь гаиләләрне һәм яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү" категориясе нигезендә 2011 елда биш гаиләгә 5745,6 мең сум күләмендә акча бүлеп бирелде. Әлеге гаиләләрнең берсе республиканың башка районыннан күченеп килде һәм агросәнәгать комплексы оешмаларының берсендә эшли башлады. Агымдагы елның 10 октябренә булган мәгълүматлар буенча, составында яшь белгечләр булган өч гаилә 248,5 кв. метр зурлыктагы торак йорт төзеде.

Югарыда әйтелгән программаның "Авылда яшәүче гражданнарны торак белән тәэмин итү" категориясе буенча агымдагы елда финанслау булмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: торак шартларын яхшырту