Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сак булыгыз! Янгын куркынычы чоры!

Язгы-җәйге янгын куркынычы чоры җитү белән янгыннар саны кискен арта. Моның белән бәйле рәвештә, Дәүләт янгын күзәтчелеге янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүне таләп итә.

25 апрельдән 15 майга кадәр Татарстан Республикасында янгынга каршы махсус режим кертелде. Бу чорда учаклар ягу, чүп-чар, коры үлән яндыру тыела, шулай ук урманга күмәкләп чыгуларны чикләү таләп ителә. Бу чорда административ закончалык белән каралган штрафлар суммасы арта. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу гражданнарга 2 мең сумнан 4 мең сумга кадәр, юридик затларга 400 мең сумнан 500 сумга кадәр административ штраф салуга китерә.
Торак секторын янгыннан саклау дәрәҗәсен күтәрү максатында, янгын сүндерү часте хезмәткәрләре һәм кызыксынган хезмәтләр янгын куркынычсызлыгы торышын тикшерү буенча чаралар комплексын тормышка ашырачак.
Янгын чыккан очракта:
- "01" телефоны буенча янгын сүндерүчеләрне чакырыгыз;
- алар килгәнче кешеләрне эвакуацияләгез һәм милекне чыгарыгыз;
- кул астындагы чаралар белән янгынны сүндерү һәм зыян күрүчеләргә беренче медицина ярдәмен күрсәтү буенча чаралар күрегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев