Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Салкын Чишмә авылы үзенең 100-еллыгын билгеләп үтте

Кәрәкәшле авыл җирлегенә кергән Салкын Чишмә авылы үзенең 100-еллыгын билгеләп үтте.

Ерактан ук яңгырап торган моң, авыл башыннан шарлар белән бизәлгән йортлар, капка төпләренә җыелган машиналар, чыннан да, авылда ниндидер бәйрәм булуын искәртеп, килгән кунакларны каршы алды. Салкын Чишмә авылы - табигатьнең иң матур урынына урнашкан. Авылга 1914 елда Габделгали Хәкимов, Гали Мөхәммәтов, Сабир Галләмов гаиләләре Кәрәкәшле авылыннан күченеп, нигез салганнар дип фаразлана. Авылның Ютазы елгасының икенче ягында урнашкан өлеше 1927 елда төзелә башлаган. Салкын Чишмә авылы чишмәләргә бик бай, шуңа күрә авыл исеме чишмәләргә нигезләнеп кушылгандыр, дип уйлыйлар җирле халык.

Җирлек башлыгы Альфред Дәүләтгәрәев авылдашларын сәламләп, аларга тыныч тормыш теләде.

- Салкын Чишмә кечкенә булуына да карамастан, монда эш сөючән, тырыш халык яши. Бүгенге көндә авылда 24 хезмәт ветераны исәпләнә, авыл үзенең күренекле кешеләре белән дан тота. Алар - профессор Кәүсәр Яхин, барыбызга да таныш язучы Әнисә Ибраһимова, Татарстанның атказанган укытучысы Фәһимә Яхина. Зур булмаган авылның эшләнәсе эшләре дә җитәрлек. Авыл халкын су белән тәэмин итүче линия начар хәлдә, киселәсе агачлар да бар. Шулай да тиздән Чапаев урамына юл салу, авылны Интернет белән тэмин итү кебек проблемаларны алгы планга куйдык, - дип җирлек башлыгы киләчәккә планнар белән дә уртаклашты.

Җирлектә эшләп килүче җәмгыять директоры Альберт Зарипов та салкынчишмәлеләрне бәйрәм белән тәбрикләде. Җирлек башлыгы белән бергәләп кайчандыр колхозда, бюджет сферасында хезмәт куйган, бүгенге көндә инде лаеклы ялда булган авылдашларының һәрберсенә бүләкләр тапшырдылар. Район мәдәният бүлеге начальнигы Алсу Хөсәенова да котлауларга кушылды.

Бәйрәм иртәсен Салкын Чишмә авылы үзешчәннәре дәвам итте. Алып баручылар Нурия Исхакова һәм Албина Зарипова әзерләгән сценарийга район мәдәният йорты артистлары чыгышлары тагын да ямь өстәде. Ә "Ютазы йолдызлары" халык бию ансамбле кызлары биегәндә, кемнең генә йөрәге дулкынланып типмәде икән?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев