Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Сандугач”ның тагын бер җиңүе

"Сәләтлеләр планетасы" Балалар иҗатын үстерү һәм хуплау фонды тарафыннан оештырылган "Без бергә булганда" Халыкара бәйге-фестивальдә Урыссу балалар музыка мәктәбенең "Сандугач" вокаль ансамбле II дәрәҗә лауреаты булды.

"Эстрада вокалы" номинациясендә "Сандугач" призлы урынны беренче тапкыр гына яуламый. Беренче урын өчен диплом белән Айгөл Гарипова бүләкләнгән. Бөтен призерларны да Урыссу балалар музыка мәктәбе укытучысы Лилия Багиева тәрбияли.
Мондый күләмдәге бәйгедә кызларның җиңү яулавында аларның җитәкчеләренең дә тынгысыз хезмәте ята. Лилия Мисбах кызы балаларны музыка серләренә төшенергә әле күптән түгел генә өйрәтә башлады, әмма шул кыска вакыт эчендә ул коллегаларының, әти-әниләренең хөрмәтен, ә иң мөһиме, укучыларының мәхәббәтен яуларга өлгерде. Сабыр, зирәк Лилия Багиева балаларның сәләтләрен үстерү өчен зур хезмәт сала.
Иҗади эшендә Л. Багиева халык иҗатына, татар җырын яңадан тергезүгә таяна. Вокалчы, хор белән җырларга өйрәтүче укытучы буларак, ул балаларда бер-берсен тоя һәм ишетә белү сәләтен үстерә. Хор белән җырларга өйрәтүдә үз ысулы белән ул октябрь аенда район газетасында басылган "Хор белән җырлау - музыкаль тәрбиянең нигезе" мәкаләсендә таныштырды.
Кыскасы, сәләтле педагог һәм аның җырга-моңга гашыйк укучылары тагын да югары казанышларга ирешерләр, дип өметләнәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев