Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Санитар-экологик декада районда тәмамланды

Санитар-экологик декаданы тәмамлап оештырылган узган шимбә өмәсендә район территориясеннән 614,75 кубометр чүп чыгарылган.

Бу хакта безгә инфраструктура үсеше бүлегендә хәбәр иттеләр. Өмәгә ике дистәдән артык техника җәлеп ителсә, бу көнне торак пунктлар урамына эш кораллары тотып, 1548 кеше чыккан. Районның санитар-экологик халәтен яхшырту максатында 11 500 данә агач утыртылган. Декада барышында административ комиссия утырышында ихата яннарында тиешле рөхсәттән башка төзелеш материалы, тирес, шулай ук башка төрле әйбер саклаганга тугыз беркетмә тикшерелгән. Төзеклелек буенча кагыйдә бозган физик затларга штраф салынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев