Саумы, Сабантуйлы киң мәйдан!...
Мөгаен, тәүге көннәрдә күпләр күңелләре белән табигатьнең бөтен гүзәллеген үзенә җәлеп иткән Какылы Күл авылы янындагы болынга тартыладыр.
Бик тиздән монда халкыбызның сөекле бәйрәме - район Сабан туе узачак. Шуны аерым билгеләп үтәргә кирәк, быел әлеге милли бәйрәмебезне үткәрү тәртибенә бераз үзгәрешләр кертелде: район Сабан туе шимбә, 7 июньдә, торак пунктларда якшәмбе, 8 июньдә узачак. Катнашучыларны, җанатарларны традицион уеннар һәм спорт ярышлары белән бергә кагыйдәләрсез көрәш тә көтәчәк. Җыр-моңга гашыйклар башкалабыздан киләчәк яшь артистлар Рифат Хөснияров, Диләрә Илалтдинова, Фаяз Фасыйхов башкаруындагы моңлы, дәртле җырларны тыңлый алачак. Кадерле ютазылылар, районыбыз кунаклары, Сабантуйларга рәхим итегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев