Җәмгыять
Сайлауларны сурәткә төшерәләр
Районда физик мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм яшьләр арасында "Без - Россия гражданнары" бәйгесе үтте.
Әлеге чараны Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе һәм республиканың сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханәсене оештырды. Бәйге өч номинациядә үтте: "Йөрәк һәм шигырь белән сайлыйбыз" (әдәби), "Сайлауларны сурәтлибез" (сәнгать), "Мин - булачак тавыш бирүче" (декоратив-кулланма сәнгать).
Безнең районда бәйгене территориаль сайлау комиссиясе үткәрде. Иң яхшы эшләр Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенә юлланды. Иртәгә, шимбә көнне, бәйге җиңүчеләренә бүләкләр тапшырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев