Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сез ярдәм итә аласыз

Эшчәнлеге авыр чирле балаларга ярдәм итү максатында акча җыю булган "Балачак шатлыгы" хәйрия фонды районда яшәүчеләргә кечкенә гражданнарга яшәр, үсәр һәм үсеш алыр өчен мөмкинлек бирүләрен сорап мөрәҗәгать итә.

Фонд үз эшчәнлеген 2012 елда башлады һәм аның эшчәнлегенең ачыклыгы гарантияләнә. Ярдәмгә мохтаҗ булган балалар турында кыскача мәгълүмат.
Элина Мамедова, 4 яшь, Чаллы шәһәре, диагнозы - балалар церебраль параличы: Мотомед тренажеры сатып алу өчен 6713 евро кирәк.
2011 елда, Германиядә үткәрелгән тикшерүдән соң, кызның миенең дөрес формалашкан булуы, әмма ак матдә белән проблемалар барлыгы турында нәтиҗә ясалган. Германия докторлары өметләнүгә урын калдырганнар. Һәр тернәкләнүдән соң уңай динамика бар. Әгәр элек Элина үз-үзен тотмаган булса, хәзер әйләнә башлаган, мускул тукымалары тонусы шактый яхшырган, башын ышанычлырак тота. Элинага тренажер кирәк, аның әнисе өчен тренажер бәясе күтәрә алмаслык кыйммәт. Элинаның әнисе, Елена Владимировна, кызына ярдәм итүне сорый. Телефон: 8 (8552) 39-89-43, 8-9172541024.
Эмиль Маликов, 3 яшь, Әлмәт шәһәре, балалар церебраль параличы белән чирли. "Сакура" медицина үзәгендә дәвалануына түләү өчен 99500 сум кирәк.
Туу тарихы: авырлык белән табу, реанимация, хастаханәдә үткәрелгән айлар. Һәм табибларның нәтиҗәсе: көрәшмәгез, очрагы ул түгел. Эмиль үзенә мөрәҗәгать иткәнне төшенмәүче баладан, шигырьләр истә калдыра, унга кадәр саный, фикерли белән башлаган, әле сәламәт дип саналган балалардан яхшырак та сөйли. Маликовлар гаиләсендә моңа кадәр әтисе генә эшләгән, бөтен акчалары да уллары өчен сарыф ителә. Ул әти-әнисенә шундый ук сөекле бала. Алар барлык шәфкатьле кешеләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр.
Сез түбәндәге банк реквизитлары буенча акча күчерә аласыз:
Благотворительный фонд «Радость детства».
ИНН 1659124296
КПП 165901001
ОГРН 1121600000796
420139, Казань, ул. Ю. Фучика, 91 оф.19,
Тел.: 8 (843) 258-31-24, 8 (843) 211-41-49
Р/с 40703810424640004020
В филиале № 6318 Банка ВТБ 24 (ЗАО) г. Самара
БИК 043602955
к/с 30101810700000000955
Шулай ук сез 7715 номерына "Фонд", ара калдыру, "иганә сумасы" белән SMS җибәреп ярдәм итә аласыз (тулырак мәгълүмат www.fund-rd.com сайтында).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев