Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шаярту шаяртудан аерыла

Узган атнада балигъ булмаган балалар һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең чираттагы утырышында административ хокук бозулар буенча берничә эш каралды.

Утырышка аталы-уллы Г. килгән иде, яшүсмер хокук саклау органнарының күз уңына марихуаннаны тартканда эләгә. Комиссия рәисе Г. Белалованың аны наркотик чара белән кем тәэмин иткәнен соравына, яшүсмер бакчаларында кыргый киндер үсүен әйтте. "Мин беренче тапкыр гына кабып карадым, бүтән алай эшләмәячәкмен", - дип акланды Г. Шулай да, ул балигъ булмаган балалар эшләре буенча комиссиягә наркологик исәпкә алынды. Комиссия карары белән наркотиклы матдәне кулланган өчен аңа 4000 сум күләмендә минималь штраф салынды. "Марихуана белән шаяру менә нәрсәгә китерә" - диде, басым ясап, Гөлдания Нурлыгаян кызы. Ата-ана бурычын тиешле дәрәҗәдә үтәмәгән өчен яшүсмернең атасы мөнәсәбәтендә шулай ук административ беркетмә төзелде. Ата кеше белән әңгәмәдән соң беренче тапкырга өлкән Г.ны кисәтү карары чыгарылды.
Г.ның курсташы, яшүсмер Х. мөнәсәбәтендә дә комиссия шундый ук вәзгыятьне карады. Әлеге очракта яшүсмер әнисе белән килде. Югарыдагы эштәге кебек үк, Х.га 4000 сум күләмендә штраф салынды, аның анасы кисәтү алды.
Урал авылында яшәүче балигъ булмаган В. авылдашы С.ның кәрәзле телефонын урлаган. "Мин шаяртып кына алдым, ә соңыннан аны кире кайтарырга теләгән идем" - дип, тавышында үкенеч белән, гаебен таный егет. Әмма күрше хатын шаяртуны бәяләмәгән һәм полициягә мобиль телефонны урлау турында гариза биргән. Шаярту күңелсезлек белән тәмамланган. Һәм егетнең туганы, аның опекуны буларак, кисәтү алды, чөнки аңа РФ Административ хокук бозулар турында кодексының 5.35 маддәсе буенча административ беркетмә төзелде. Ә бит егет уңай яктан бәяләнә, спорт белән шөгыльләнә.
Күрше Октябрьский шәһәрендә туып, хәзерге вакытта Ютазы авылында яшәүче Г,. 24 яшьтә генә булуына карамастан, ике бала анасы инде. Моннан яшь ана балалар ярата дигән нәтиҗә ясарга була. Әмма балалар анасы булу һәм аларны тәрбияләү - Г. өчен төрле төшенчәләр. Ана хокукын тиешенчә үтәмәгән өчен аның мөнәсәбәтендә административ беркетмә төзелде. Балаларын анасына ташлап калдырып, ул алты көн дәвамында эчеп, өендә күренмәгән. "Гаиләдә проблемалар бар иде", - дип җавабын тапты яшь ана. Г.ның комиссиягә беренче тапкыр гына чакырылуын исәпкә алып, соңгысы ваемсыз ананы кисәтү белән генә чикләнде. Шул ук вакытта Гөлдания Нурлыгаян кызы аңа үзеңне болай тоту нинди нәтиҗәләргә китерүен аңлатты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев