Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шимбә өмәсенә әзер бул!

Республика Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе нигезендә, район башкарма комитеты районда 1 апрельдән 1 июньгә кадәр ике айлык үткәрүне күздә тоткан карар чыгарды.

Безгә метеорологлар вәгъдә иткән җылы яз көченә керә бара. Күзгә күренеп кар эри, кыш буе кар өемнәре астында сакланган чүп-чар ачыла. Ә чүп бу вакыт эчендә аз җыелмаган.
Районны яшәүчеләрнең үзләреннән башка тагын кем тәртипкә китерә ала? "Төзекләндерү" МУП эшчеләре көче белән генә районның 38 торак пунктын пычрактан һәм чүптән арындырырга мөмкин түгел. Ютазы районы халкының да ярдәме мөһим.
Территорияләрне санитар чистарту буенча күмәк район шимбә өмәсе 21 апрельдә узачак. Ике айлыкның чаралар планы зур эш күләмен үз эченә ала, һәм райондашларыбызның бистәне, авылларны җыештыруда ярдәмнәре - аның бер өлеше генә. Шулай итеп, хөрмәтле райондашлар, саф һавада эшләүдән баш тартмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев