Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сирәк, әмма төз аталар

Нәкъ менә шундый шигарь астында Ватан сакчылары көне алдыннан өлкән яшьтәге кешеләр арасында ярыш узды.

Ярышның инициаторы - Россия Пенсионерлар берлеге җирле бүлекчәсе рәисе Валентина Воробьева. Ике дистә пенсионер, үзләрен "Ворошилов мәргәннәре" дип игълан итеп, пневматик мылтыктан мишеньгә аттылар һәм автомат төзелеше белән таныштылар. Ярышта иң өлкән катнашучы Дания Гайнетдинова булды, ә иң яшьләре - Илгизә Гыйздәтова һәм Гали Салихов. Хатын-кызлар арасында иң төз атучы булып Зилә Сухоносова танылды, икенче урынны Галия Тимошина алды, өченче урынга Валентина Воробьева чыкты. Ир-атлар арасында иң күп очколарны Мөрсәлим Насыйров җыйды, икенче урында - Әнис Шәрифуллин, өченче урынга Гали Салихов лаек булды. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды, моннан тыш, барлык ир-атлар бәйрәм хөрмәтенә куен дәфтәрләре алды. Чараның химаячеләре - Ютазы ДОСААФ идарәсе рәисе Олег Воробьев һәм шәхси эшмәкәр Андрей Смоленцев. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, ярышта катнашучылар шигарьләрен кычкырып әйттеләр һәм төз атуларына шатландылар. Аларның ихласлыклары, елмаюлары, шаярулары, күтәренке кәефләре катнашучыларның ярышка бүләкләр өчен түгел, ә аралашу өчен килүләре турында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев