Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сәнгатьчә укучылар ярышы

Узган җомга Балалар иҗаты үзәге залында "Тере классика" яшь сәнгатьчә укучыларның Бөтенроссия бәйгесе региональ этабының район туры узды. Бәйгедә катнашып, җиңү яулаган өч укучы Казанда шундый ук бәйгедә чыгыш ясаячак.

Бәйге Татарстан Республикасында 2012 елга "Киләчәк"-"Будущее" мәгарифне үстерү стратегиясен һәм "Татарстанда рус теле" ведомство максатлы программасы тормышка ашыру, шулай ук мәктәп балалары арасында сәнгатьчә укуны популярлаштыру һәм пропагандалау, аларның уку дәрәҗәләрен үстерү, рус теленә мәхәббәт тәрбияләү, сәләтле балаларны эзләү һәм аларга булышлык итү максатында уздырылды.
Районда бәйгене мәгариф бүлеге үткәрде. Аңарда район мәктәпләренең 5-6 сыйныфларыннан егермегә якын укучы мәктәп бәйгеләре җиңүчеләре катнашты. Укучыларның әзерлекләре яхшы иде. Жюри җыелган баллар буенча иң яхшыларын сайлады, нәтиҗәдә иң оста сәнгатьчә сөйләүче булып Подгорный төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Лира Хәйруллина танылды, икенче урында - Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Эльвина Шыяпова, Кәрәкәшле төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Гөлназ Хәләфиева өченче урынга лаек булды. Калган укучылар бәйгедә катнашучы таныклыклары алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев