Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Соңлаганчы, чара күрү зарур

"Форпост" Яшьләр формированиеләре үзәге директоры Д. Волкова Урыссудагы 2 санлы мәктәпнең бишенче сыйныф укучылары белән җиңел алкоголь эчемлекләре һәм наркотиклар файдалану нәтиҗәләре турында әңгәмә үткәрде.

Мәктәп директоры урынбасары Н. Хәмидуллина фикеренчә, әлеге темаларга әңгәмәләрне нәкъ менә унбер-унике яшьлек балалар белән башларга кирәк, чөнки әлеге яшьтә алар китерелгән дәлилләрне үзләштерергә сәләтлерәк. Үзәк директоры алкогольнең һәм наркотикларның зарары хакында сөйләде, өлкәннәр спиртлы эчемлекләр һәм наркотиклар белән мавыккан Ютазы гаиләләренең тормышларыннан һәм көнкүрешләреннән видеосюжетлар күрсәтте. Балалар игътибарына шулай ук хәзерге заман яшьләре арасында популярлык казанган җиңел алкоголь эчемлекләрнең үсмерләрнең әхлакый һәм физик сәламәтлекләренә ясаган тискәре йогынтысы турында "Упкынга алып баручы татлы юл" фильмы тәкъдим ителде. Сорау-җавап формасында үткәрелгән әңгәмәдән чыгып фикер йөртсәк, фильмда, джин-тоник эчеп, биш минут дәвамында кеше бавырын эшкәртү укучыларга бик зур тәэсир ясаган. Теләүчеләр, кибеттә терлек бавырын сатып алып, мондый экспериментны өйләрендә дә уздыра алалар.
Әңгәмә ахырында Д. Волкова укучыларга Үзәк координаталары күрсәтелгән брошюралар таратты, авыр мәсьәләләр туган очракта, алар шунда мөрәҗәгать итә алалар. Үзәк директоры шундый ук әңгәмәләрне өлкән сыйныф укучылары белән дә уздырырга планлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев