Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Стадионга исем уйлап табыгыгыз

Казанда 2013 елның җәендә Универсиада ачылу һәм ябылу тантаналары, шулай ук һәм 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты уеннары узачак 45 мең урынга исәпләнгән стадионга исем табу конкурсы игълан ителде.

Бәйге ике этапта уза:
- беренче этап - 18 - 24 гыйнварда, теләгән һәр кеше үзе теләгән исемне, "конкурска" дигән тамга белән түбәндәге адреска электрон почтага җибәрә ала: pr@tatar-inform.ru
- икенче этап 25-31 гыйнварда узачак, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы сайтында беренче тур йомгаклары буенча ачыктан-ачык тавыш бирү юлы белән уздырыла. Тәкъдим ителгән вариантларның берәрсен яклап, теләгән һәр кеше тавыш бирә алачак.
Бәйге нәтиҗәләре Республика матбугат һәм күмәк коммуникацияләр, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыклары сайтларында шунда ук билгеле булачак. Җиңүче приз белән бүләкләнә.
Конкурс Республика матбугат һәм күмәк коммуникацияләр, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыклары тарафыннан уздырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев