Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Стадионга профилактика мөһим

"Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе дирекциясе, агымдагы елның 1 маена кадәр "Энергия" стадионына керү туктатылуы турында хәбәр итә. Бу аның территориясендә алып барылган профилактик эшләр белән бәйле.

Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегендә хәбәр итүләренчә, стадионны җәйге спорт сезонына әзерләү мөһим. Футбол кырының яңа япмасы яхшы торышта калсын өчен, тиешенчә карау һәм хезмәт күрсәтү таләп ителә. Профилактик эшләр, дип хәбәр иттеләр бүлектә, үз эченә резинадан тыгызландыргыч катламны тигезләүне, газон япмасын тарауны, кырны органик катышмалардан чистартуны ала. Шул ук вакытта футбол буенча тренировкаларны беркем дә гамәлдән чыгармады. Алар "Олимп" БЯСМ территориясендә үткәрелә.

Стадионны рәсми ачу май башында күздә тотыла, шул ук вакытта спорт сөючеләрне районның иң көчле командалары катнашында чын футбол бәйрәме дә көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев