Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Стенадагы рәсемнәр – эстетика өчен

Күптән түгел Урыссу бистәсенең мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре гараж массивларын Урыссу-Октябрьский трассасыннан аерган стенаны эстетик эшкәртүгә бердәм керештеләр.

Балалар тематикасына рәсемнәрнең үзенчәлекле галереясы шулай атала. Шуны да өстәп әйтергә кирәк, балалар бакчалары һәм мәктәпләр хезмәткәрләре арасыннан энтузиастлар җәлеп итеп, мәктәптән тыш эш үзәге педагоглары мәдәнияткә һәм эстетикага бер адым планлаштырдылар һәм ясадылар да. Хәзер исә әлеге юл буйлап узучы автомобильчеләр, урыссулылар һәм район кунаклары язылган начар сүзләргә нәфрәтләнеп түгел, матур рәсемнәргә хозурланып үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев