Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Су һәм җылы булды һәм булачак

Узган атна ахырында "Урыссу-Водоканал" ААҖ, "Урыссу җылылык челтәрләре" ҖЧҖ хезмәт коллективлары һәм банк хезмәткәрләре белән район җитәкчелегенең очрашуы узды.

Район башлыгы урынбасары Р. Ганиева җыелганнарны узган елда район эшчәнлегенең барлык өлкәләрендәге нәтиҗәләре белән таныштырды. 2011 елның алдагыларыннан аермасы булып инфраструктура һәм социаль өлкәнең җитди үсеше торды. "Водоканал" һәм "Җылылык челтәрләре" җитәкчеләре үз предприятиеләрендәге вәзгыятьтә тукталдылар. Тулаем алганда, аларның эшчәнлеге тотрыклы - су һәм җылылык белән тәэмин итү район халкында җитди шелтәләр тудырмый, әмма бу предприятиеләрнең үзләрендә проблемаларның юк дигән сүз түгел. "Урыссу-Водоканал" ААҖда, мәсәлән, хезмәт хакының югары булмавы һәм шуның белән бәйле эшчеләрнең эштән китүләре күзәтелә. "Урыссу җылылык челтәрләре" ҖЧҖда, финанс авырлыклар белән бәйле рәвештә, ремонт эшләрен планлаштырылган күләмдә башкару мөмкин булмаган. Әлеге һәм башка проблемалар булуга карамастан, предприятие җитәкчеләре халыкка хезмәт күрсәтелде һәм киләчәктә дә күрсәтеләчәк, дип раслый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев