Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Су һәм юл проблемалары алгы планда

Иске Урыссу һәм Байлар авылларында узган җыеннар, гадәттәгечә, авылларның 2012 елда социаль-икътисадый торышына анализ ясаудан башланды. Җирлек башлыгы И. Мәрданов башкарылган эшләр һәм 2013 елга планнар белән таныштырды.

Байлар авылы халкын борчыган төп мәсьәләнең берсе - ул Урыссу химия заводы аркасында һаваның чиста булмавы. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары З. Сәетгалина заводта һаваны чистартучы җиһазлар урнаштырылуын хәбәр итеп, байларлыларны шатландырды. Авыл халкын борчыган икенче бер проблема - ул юл мәсьәләсе. Җирлек башлыгы юллар ясалачак, дип ышандырды.
Искеурыссулыларга килгәндә, бу авылда төп мәсьәлә - су. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Г. Белалова "Чиста су" программасы нигезендә агымдагы елда су линияләре сузу каралган, диде. җәй көне авыл мәктәбен дә капиталь ремонт көтә. Җыенда фельдшер-акушерлык пунктында, мәктәптә булган проблемалар күтәрелде. Авыл мәчете хуҗасы Хәмзә хәзрәт халыкны дингә тартырга кирәк, тәрбиялелек дигән төшенчәне онытып барабыз, диде. Шул уңайдан "Ютазы таңы" газетасында дингә кагылышлы рубрика ачып булмыймы, дигән сорау яңгырады.
Район башлыгы бүләге - сөт саву аппараты җирлек составына керүче Какылы Күл авылыннан Камаевлар гаиләсенә бирелде. Җыенда җирлек башлыгы И. Мәрданов адресына да рәхмәт сүзләре яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев